16+

Путин автосәнәгать үсешенең яңа стратегиясен эшләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә кадәр автомобиль сәнәгате үсешенең яңа стратегиясен эшләргә һәм расларга йөкләде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә кадәр автомобиль сәнәгате үсешенең яңа стратегиясен эшләргә һәм расларга йөкләде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

"Без кабул иткән барлык карарлар мөмкин кадәр тиз, артык бюрократик киртәләрдән башка гамәлгә ашырылырга тиеш", – дип билгеләп үтте Путин.
Аның сүзләренчә, хәзер тармак вәкилләре хөкүмәткә "карарлар кабул итү тизлеген арттырган" өчен рәхмәт белдерә. "Әмма вазгыять бездән тагын да нәтиҗәлерәк, тагын да тизрәк эшләргә таләп итә", – дип өстәде дәүләт башлыгы.
Шул ук вакытта тармакның төп максаты итеп Путин предприятие коллективларын һәм эш урыннарын саклауны саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading