16+

Путин ирекле янгын сүндерү җәмгыятен 130 еллык юбилее белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятен 130 еллыгы белән котлады, ул төрле катлам һәм төрле яшьтәге вәкилләрне берләштерә, Россиядә янгын эшен камилләштерүгә зур өлеш кертә, диелә Кремль сайтында.

Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятен 130 еллыгы белән котлады, ул төрле катлам һәм төрле яшьтәге вәкилләрне берләштерә, Россиядә янгын эшен камилләштерүгә зур өлеш кертә, диелә Кремль сайтында.

«Ут стихиясенә каршы көрәштә чын мәгънәсендә батыр, көчле рухлы кешеләр генә каршы тора ала. Һәрвакыт алгы сафта, профессиональ янгын сүндерүчеләр янәшәсендә булган, читләргә килгән бәла – казага карата игътибарлы кешеләр алар", - дип билгеләп үтте президент.

Җәмгыять әгъзалары янгыннарны сүндерүдә генә катнашып калмыйча, халык белән профилактик эш алып баралар, үсеп килүче буынны тәрбиялиләр. Оешма ярдәме белән «яшь янгын сүндерүче» хәрәкәте төзелде, аның кысаларында 10 меңнән артык дружина, ә балалар-яшүсмерләр янгын-коткару спорты буенча Россия җыелма командасы гамәлдәге дөнья чемпионы булып тора, дип ассызыклады Путин котлавында.

150 меңгә якын ирекле янгын сүндерүче һәм ирекле ярдәмче кергән Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенә 1892 елның 15 июнендә нигез салынган. Бу вакыйга уңаеннан бүген Мәскәүдә Йолдыз бульварында оешмага нигез салучы Александр Шереметев бюсты ачылачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading