16+

Путин кабат мөрәҗәгать белән чыкты

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте һәм төбәк җитәкчеләренә коронавирусны таратмау буенча мөрәҗәгать итте.

Путин кабат мөрәҗәгать белән чыкты

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте һәм төбәк җитәкчеләренә коронавирусны таратмау буенча мөрәҗәгать итте.

Россия Президенты Владимир Путин чыгышында яңгыраган төп фикерләр:

Төбәкләр өчен төп бурыч – бөтен медицина учреждениеләренең югары әзерлектә булуы. Моның өчен аларга акча күчерелде. Губернаторларга бу эшне тиз, профессиональ рәвештә оештыруны сорыйм. Коронавируска каршы көрәш өчен бөтен мөмкинлекләр бирелде, алардан моның өчен җавап алачакбыз.

Коронавирус булган авырулар белән эшләүче медицина белгечләренә, апрельдән башлап, өч айга түләү булдырырга тәкъдим итәм. Табибларга – 80 мең, урта звенога һәм ашыгыч ярдәм табибларына – 50шәр мең, фельдшерларга һәм машина йөртүчеләргә – 25 мең сум.

Бизнесның югалтулары хәзер үк җитди, тагын да катлаулырак булырга мөмкин. Төбәк башлыкларына һәр предприятие проблемаларын өйрәнергә, хәл итү юлларын эзләргә чакырам.

Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading