16+

Путин хөкүмәткә COVID-19 авыруларын дәвалау өчен дарулар сатып алырга кушты

Россия президенты Владимир Путин хөкүмәткә COVID-19 белән авыручыларны дәвалау өчен кирәкле кыйммәтле дарулар сатып алырга һәм төбәкләргә таратырга кушты.

Россия президенты Владимир Путин хөкүмәткә COVID-19 белән авыручыларны дәвалау өчен кирәкле кыйммәтле дарулар сатып алырга һәм төбәкләргә таратырга кушты.

"Әлеге йөкләмәләрне исәпкә алып... федераль бюджет акчалары исәбеннән үзәкләштерелгән сатып алуны оештырырга һәм Россия Федерациясе субъектларына коронавирус инфекциясе белән авыручыларны стационар дәвалау өчен кирәкле аерым кыйммәтле дару препаратларын таратуны тәэмин итәргә кирәк", - диелә Кремльнең матбугат хезмәте тарафыннан бастырылган йөкләмәләр исемлегендә.

Шулай ук дәүләт башлыгы дарулар, шул исәптән медицина кислороды, авыруларга ярдәм күрсәтү өчен тәүлек саен мониторинг ясауны тәэмин итәргә кушты.
25 октябрьдә Россиянең алты төбәгендә җирле хакимият тарафыннан кертелгән ял көннәре башланды. Алар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сүз Самара, Түбән Новгород, Новгород, Воронеж, Курск өлкәләре һәм Пермь крае турында бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading