16+

Путин хәрбиләргә һәм ветераннарга ярдәм итү чаралары турында игълан итте

Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүче махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итте.

Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүче махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итте.

Федераль Җыенга Юлламасында Путин мобилизацияләнүчеләргә ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләрнең дә хәл ителмәвен таныды һәм хакимияттән ветераннарга, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ныклы игътибар бирүне таләп итте. Президент махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүче дәүләт фонды структуралары быел ук барлык төбәкләрдә дә эшли башларга тиеш, дип белдерде. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы эшнең бюрократиясез барырга тиешлеген, ә һәр гаиләгә үз социаль хезмәткәре беркетелергә тиешлеген ассызыклады.

Владимир Путин: «Ветераннарга, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдыруда хакимиятнең барлык органнары да җаваплы булырга тиеш».

Президент сүзләренчә, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү фонды алга таба башка ветераннарның мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә ала.

Путин шулай ук хәрбиләр өчен, шул исәптән мобилизацияләнгәннәр һәм ирекле ярдәмчеләр өчен, ярты ел саен, ким дигәндә 14 көн ял бирергә тәкъдим итте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading