16+

Путин: киләсе БРИКС саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узарга мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин Йоханнесбургта (Көньяк Африка республикасы) узган XV БРИКС саммитында онлайн режимда чыгыш ясап, киләсе БРИКС саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узарга мөмкин дип белдерде.

Киләсе елда Брикс рәислеге Россиягә күчәчәк. Безнең рәислек «гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күп яклылыкны ныгыту» девизы астында узачак, — дип белдерде Россия дәүләт башлыгы. Конкрет даталарны дипломатик каналлар аша килештерергә кирәк әле, дип тә өстәде.

Россия лидеры шулай ук хәбәр иткәнчә, 200ләп сәяси, икътисади һәм иҗтимагый чара планлаштырыла — аларны Россиянең дистәдән артык шәһәре кабул итәчәк. Моннан тыш, чаралар «БРИКС плюс/аутрич»форматында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading