16+

Путин кино төшерүчеләргә һәм аны прокатка чыгаручыларга яңа бурычлар йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин инвалидларның кинотеатрга барып фильмнар карау мөмкинлеген арттыра торган федераль законны имзалаган.

Россия Президенты Владимир Путин инвалидларның кинотеатрга барып фильмнар карау мөмкинлеген арттыра торган федераль законны имзалаган.

Закон нигезендә кино төшерүчеләр һәм тулы метражлы нәфис һәм анимацияле фильмнарны прокатка чыгаручылар аңа субтитрлар һәм тифлоаңлатмалар өстәргә тиеш була. Тифлоаңлатмалар начар күрүче тамашачыга образларны күзалларга ярдәм итәчәк. Закон инвалидлар өчен кино залларында уңайлы шартлар тудыруны да таләп итә.

Фильмнарны киноматография өлкәсендәге башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан расланган кагыйдәләр буенча күрсәтү бурычы да йөкләнә. Закон 2017 елның 1 июненнән гамәлгә керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading