16+

Путин көзге чакырылыш турындагы указга кул куйды

Армиягә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр 133 мең кеше чакырылачак.

Армиягә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр 133 мең кеше чакырылачак.

Бүген көзге чакырылыш турындагы указга Владимир Путин кул куйды.
Документта 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 133 мең егет армиягә алыначак диелә.

Шул ук указ белән президент чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы тәмамланган солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны эштән алырга кушты.

Элегрәк Генераль штабта хәбәр итүләренчә, чакырылыш буенча хезмәт итүче солдатлар Россиянең яңа төбәкләрендә махсус операция бурычларын үтәүгә җәлеп ителмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading