16+

Путин көрәшче Евлоевны Токиодагы Олимпиадада җиңүе белән котлаган

Токиодагы Олимпиадада 97 кг га кадәр үлчәмдә грек-рим көрәше буенча ярышларда чыгыш ясаган Россия көрәшчесе Муса Евлоевны РФ Президенты Владимир Путин котлады.

Токиодагы Олимпиадада 97 кг га кадәр үлчәмдә грек-рим көрәше буенча ярышларда чыгыш ясаган Россия көрәшчесе Муса Евлоевны РФ Президенты Владимир Путин котлады.

"Сез Олимпия чемпионы титулын яулау өчен күп һәм тырышып эшләдегез. Тәҗрибәле һәм танылган көндәш белән финал ярышында тимер ихтыяр, үткен техника, уңышка омтылу күрсәттегез. Бу ышанычлы, искиткеч җиңү - сезнең тренерларыгыз һәм остазларыгыз өчен, безнең илдә грек-рим көрәшен яратучылар өчен менә дигән бүләк", - диелә Кремль сайтында бастырылган котлау телеграммасы текстында. Олимпия турниры финалында 97 кг га кадәр авырлык категориясендә россияле әрмән Артур Алексанянны 5:1 исәбе белән җиңде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading