16+

Путин күпбалалы гаиләләргә кагылышлы указ кабул итте

Россиядә күп балалы гаиләләрнең статусы федераль дәрәҗәдә ныгытылган.

Россиядә күп балалы гаиләләрнең статусы федераль дәрәҗәдә ныгытылган.

Тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган. Хәзер ким дигәндә өч бала тәрбияләнә икән, ул гаилә күп балалы булып саналачак. 

«Россия Федерациясендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләне күпбалалы итеп билгеләргә, аларның статусы чикләнмәгән рәвештә билгеләнә», — диелә документта.

Указдан күренгәнчә, өлкән балага 18 яки 23 яшь тулганчы социаль ярдәм чаралары гамәлдә булачак. Икенче очракта әгәр ул белем бирү учреждениесендә көндезге формада укыса, гарантияләр гамәлдә булачак.

Документ нигезендә, күп балалы гаиләләргә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособиеләр һәм түләүләр, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә ярдәм чаралары һәм әниләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу каралган. Шулай ук Россиядә музейларга, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай йөрү хокукы гарантияләнә. Моннан тыш, күп балалы әти-әниләр өстәмә һөнәри белем алырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading