16+

Путин: Кызыл Армия дөньяны яклап чыкмаса, аның киләчәген күз алдына да китереп булмый

Россия Президенты нацизмга каршы көрәшнең төп авырлыгы совет халкына төшүен истә тотарга чакырды.

Россия Президенты нацизмга каршы көрәшнең төп авырлыгы совет халкына төшүен истә тотарга чакырды.

Россия Президенты Владимир Путин, әгәр Кызыл Армия яклап чыкмаган булса, дөньяның киләчәген күз алдына китерү мөмкин түгел, дип саный.

"Аның [Кызыл Армия] солдатларына сугыш та, башка илләр дә, дан да, хөрмәт тә кирәкми иде. Алар дошманны җиңәргә, җиңү яуларга һәм өйләренә кайтырга омтылдылар. Һәм Ауропа азатлыгы өчен бик кыйммәт түләделәр", - дип ассызыклады Путин.

"Совет халкының нацизмны җимергәнен без һәрвакыт истә тотачакбыз", - дип билгеләде президент. Ул әлеге көрәштә "Советлар Союзының барлык республикаларыннан миллионлаган төрле милләт кешеләре" кузгалуына игътибар итте.

Путин билгеләп үткәнчә, "бүгенге хәрби парад - шушы изге хакыйкать хөрмәтенә, бөтен дөнья сугышының нәтиҗәсен билгеләгән күренекле буын җиңүчеләре хөрмәтенә үткәрелә". Ул ветераннарга булган рәхмәтебезне чиксез дип атады. "Үз тормышыгыз, язмышыгыз белән сез тынычлык, кешелеклелек һәм гаделлек кыйммәтләрен яклый белү мөһимлеген исбатладыгыз. Без каһарманлык казанышларыгыз турындагы хәтеребезне җуймас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, бу безнең намус бурычы һәм безнең хәзерге һәм киләчәк алдында җаваплылыгыбыз", - диде Путин. "Нацизмны җиңгән буынга дан! Ватан сугышы геройларына дан! Ура!" - дип тәмамлады чыгышын президент.

Фото: http://Kremlin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading