16+

Путин мөһим йөкләмәләр бирде

16 августта Владимир Путин гадәттән тыш хәл зонасында калган муниципалитет башлыклары белән киңәшмә уздырачак

16 августта Владимир Путин гадәттән тыш хәл зонасында калган муниципалитет башлыклары белән киңәшмә уздырачак

Урман янгыннары нәтиҗәләрен юкка чыгарганда урман байлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга һәм хайваннар дөньясына зыянны киметергә кирәк.

Бу хакта Хөкүмәт, субъект башлыклары һәм муниципалитетлар белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Урман байлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышырга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтәм. Әлбәттә, янгынга каршы чаралар вакытында да эшне тайга һәм урманнардагы хайваннар дөньясына зыянны киметерлек итеп оештырырга кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

Ул кыргый хайваннарны коткару эшләрен дә оештырырга йөкләмә бирде.

Россия төбәкләрендәге су басу һәм янгыннар буенча гадәттән тыш хәлне Президент шәхси контролендә тота. Әлеге вазгыять атна саен Хөкүмәт белән уздырыла торган киңәшмәдә өйрәнелә. 16 августта Владимир Путин гадәттән тыш хәл зонасында калган муниципалитет башлыклары белән киңәшмә уздырачак, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading