16+

Путин МХОда һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты

Путин һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә төбәк түләүләре проблемасы хәл ителәчәк дип белдерде.

Путин һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә төбәк түләүләре проблемасы хәл ителәчәк дип белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә төбәк түләүләрен хәл итәчәген белдерде. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Раштуа алдыннан Ново-Огаревода Путин һәлак булган Россия геройларының гаиләләре белән очрашты. Анда катнашкан хатын-кызларның берсе төбәк түләүләре темасына тукталды. Ниндидер төбәктә теркәлеп тә биредә яшәмәгән хәрбиләрнең һәлак булуы сәбәпле гаиләләргә төбәк түләүләре мәсьәләсе бигрәк тә кискен булып тора.

- Бу махсус эшләнмәгән... Безгә даими рәвештә пропискада булган, чакырылу яки контракт имзалаган төбәктән МХОга китү фактын танырга кирәк. Мин моны үзем өчен билгеләрмен, - дип җавап бирде Россия лидеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading