16+

Путин: «Россия яңалыкка ачык»

Халыкара спорт форумында Путин «Киләчәк уеннары» (»Игры будущего») турында сөйләде.

Халыкара спорт форумында Путин «Киләчәк уеннары» (»Игры будущего») турында сөйләде.

«Россия – спорт державасы» Халыкара спорт форумында Россия Президенты Владимир Путин «Киләчәк уеннары» турында сөйләде һәм башка илләрдән спортчыларны анда катнашырга чакырды.

"Россия спорт традицияләрен саклауның мөһимлеген аңлый. Әмма шул ук вакытта һичшиксез яшьләрдә, шул исәптән спортта да популяр булган барлык яхшы, яңалыкларга, алдынгылыкка ачык. Моның дәлиле-классик спорт һәм киберспортны берләштерә торган ярышлар үткәрү идеясе. Бу спорт өчен моңарчы күрелмәгән, ләкин яңа санлы чорга туры килгән инновацион форматны без "Киләчәк уеннары"дип атадык. Алар Казанда киләсе елның 23 февралендә старт алачак. Төрле илләрдән спортчыларны, яшьләрне аларда актив катнашырга, үзләрен танытырга, спорт һәм иҗади потенциалын ачарга чакырабыз", - дип сөйләде ил башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading