16+

Путин россиялеләр арасында күп балалы гаилә булу модага керә дип белдерде

Россия Президенты Владимир Путин күп балалылык Россиядә модага керә дип билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин күп балалылык Россиядә модага керә дип билгеләп үтте.

Бу хакта ул Анадыр җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә Кремльнең Telegram каналы.

Шәһәр вәкилләренең берсе күп балалы гаилә башлыгы булып чыккан һәм президент моңа аерым игътибар биргән.

"Сезнең биш балагыз булу гына сөендерми, бу бик хуп нәрсә, һәм без сезне барыбыз да котлыйбыз. Моннан тыш күп бала табу модага әйләнүе сөендерә", дигән ил башлыгы.

Декабрь ахырында Путин Россия Федерациясе гражданлыгы булган балаларга гына Ана капиталы бирү турында законга кул куйды. Бу чит ил гражданнары өчен әлеге түләү алуны кыенлаштыра. Хәзер мигрантлар, әгәр дә алар Россия гражданлыгын алганчы бала тапсалар, Ана капиталын алырга дәгъва итә алмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading