16+

Путин Россиядә гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру турында сөйләде

Путин Россиядә 18 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру турында сөйләде.

Путин Россиядә 18 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру турында сөйләде.

Россия булачак әниләргә һәм 18 яшькә кадәрге гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын эшли, чаралар әзерләнә, якын арада игълан ителәчәк, дип белдерде шимбә көнне РФ президенты Владимир Путин.

"Безнең бурыч нинди? 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең барлык системасы өчен дә бердәм, тулысынча аңлаешлы системасын эшләргә. Бездә бу юлда тиешле планнар эшләнгән, иртәдән үк без хөкүмәт белән бу хакта фикер алыштык. Тиешле чаралар әзерләнә, якын арада бу системаны төзүдә нинди адымнар ясалачагын әйтәчәкмен. Без бу юлдан һичшиксез барачакбыз. Йөклелектән бала тууга кадәр һәм унсигез яшькә кадәр баласы булган гаиләгә ярдәм итү системасын төзиячәкбез. Якын арада бу юлда нинди кирәкле карарлар кабул ителәчәген игълан итәрбез",- диде Путин Химкида Россия авиакомпанияләренең очу составындагы хатын-кызлар белән очрашу вакытында.

Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итү системасы булдырылган, әмма барлык төбәкләрдә дә 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм итү юк, ә федераль дәрәҗәдә дә каралмаган.

"Балалы гаиләләргә ярдәм итү системасы булдырылды. Бала туганнан соң яшь ярымга кадәр, бер яшьтән өч, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге пособиеләр бар. Булачак әниләргә, катлаулы хәлдә булган авырлы хатын-кызларга, шулай ук бер ата-ана гына булган балалар белән тулы булмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Безнең бурыч бердәм системаны булдыру. Сигездән алып унсигезгә кадәр балаларга кайбер төбәкләрдә ярдәм күрсәтелә, кайберләрендә юк. Федераль (пособиеләр) әлегә шулай ук юк", - дип өстәде Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез, мин купбалалы, минем 3 нче балага 3 яшькэ тикле тулэнэ торган акча Азнакай районында нишлэп тулэнми икэн?

    Мөһим

    loading