16+

Путин: Россиядә табигый янгыннар аркасында 700гә якын йорт көлгә әйләнгән

Россиядә янгыннар аркасында 700 торак йорт юкка чыккан - бу объектларны торгызырга кирәк. Бу хакта Россия субъектларында янгыннарга каршы көрәш буенча киңәшмәдә Президент Владимир Путин әйтте. 

Россиядә янгыннар аркасында 700 торак йорт юкка чыккан - бу объектларны торгызырга кирәк. Бу хакта Россия субъектларында янгыннарга каршы көрәш буенча киңәшмәдә Президент Владимир Путин әйтте. 

"Башлангыч бәяләүләр буенча, 700 торак корылма янгын аркасында юк ителгән һәм 700 торак йортны торгызырга кирәк, - дип белдерде дәүләт башлыгы.- Мин инде дача участоклары турында әйтмим... бу аерым тема".

9 май төнендә генә дә илдә 78 урман янгыны булган, аларның таралу мәйданы 11 мең гектардан артык тәшкил иткән. Ут ялкыннары камап алган иң зур мәйдан Курган өлкәсендә теркәлгән: биредә 2,5 мең гектарга өч янгын булган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading