16+

Путин рус дөньясын ныгытырга чакырды

РФ Президенты хәзерге буынның миссиясе гражданнар өчен җәлеп итәрлек булган дөнья төзү дип атаган.

РФ Президенты хәзерге буынның миссиясе гражданнар өчен җәлеп итәрлек булган дөнья төзү дип атаган.

Рус дөньясы күп төрле, күп динле, күпмилләтле, һәм миссияләрнең берсе - аны үстерү һәм ныгыту. Бу хакта Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында РФ президенты Владимир Путин белдерде.

"Рус дөньясы шундый күпкырлы, бик зур. Без аны төземәдек. Безнең миссия аны ныгыту, аны үстерү һәм безнең гражданнар, бөтен дөнья өчен җәлеп итүчән ясау. Һәм без моны сезнең кебек кешеләр ярдәмендә эшли алабыз һәм эшлибез", - дип билгеләде Путин, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Исегезгә төшерәбез, бүген Россия президенты Владимир Путин күренекле фән, медицина, авиация, сәнгать, бизнес һәм башка өлкәләрнең югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Кремльнең Екатеринин залында узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading