16+

Путин: СВО буенча куелган барлык максатларга ирешеләчәк

Президент россиялеләрне ЛХР, Донецк Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең яңадан берләшүенең ике еллыгы белән котлады.

Президент россиялеләрне ЛХР, Донецк Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең яңадан берләшүенең ике еллыгы белән котлады.

Үзенең мөрәҗәгатендә ул хәзер алгы сызыкта халыкларның тыныч һәм ирекле яшәү хокукы өчен көрәшүче яклаучыларыбызның аерым ролен билгеләп үтте.
Миллионлаган кешенең киләчәген билгеләгән тарихи көн. 2 ел элек 30 сентябрьдә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия составына керүе турындагы документлар имзаланды.

Владимир Путин, Россия Президенты: «Илебезнең барлык гражданнарын чын күңелдән әлеге язмышны хәл итә торган вакыйга белән котлыйм. Без моңа еллар һәм катлаулы сынаулар аша килдек, Донбассның сигез ел буе блокадада яшәвен, Новороссия халкының нинди җәберләүләргә дучар булуын белә идек».

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, хәзер СВО барышында азат ителгән территорияләрдә предприятиеләр торгызыла, социаль объектлар төзелә. Һәм бу эшкә барлык төбәкләр дә кертелгән.

Владимир Путин: "Бүген без барыбыз бергә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен имин киләчәкне, уртак язмышыбызны, бөек бабаларыбызның казанышлары һәм җиңүләре турындагы истәлекне, аларның гореф-гадәтләренә һәм васыятьләренә тугрылыкны яклыйбыз. Бу хисләр махсус операциядә катнашучыларга көч бирә. Хәзер Донбасста һәм Новороссия, Курск, Белгород, Брянск чикләрен саклап, алар безнең яраткан гаять зур, гүзәл Россияне саклыйлар. Без геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларга ярдәм итү өчен барысын да эшлибез".

Үз чыгышы ахырында дәүләт башлыгы барлык гражданнарга бердәмлекләре һәм патриотик рухлары өчен рәхмәт белдерде. "Дөреслек безнең якта! Билгеләнгән барлык максатларга ирешеләчәк!"- дип өстәде Владимир Путин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading