16+

Путин төбәк башлыкларына COVID-19ка каршы вакцинациянең темплары турында хәбәр итәргә кушты

Президент Путин төбәк башлыкларына 15 августка кадәр COVID-19 дан вакцинация темплары турында хәбәр итәргә кушты.

Президент Путин төбәк башлыкларына 15 августка кадәр COVID-19 дан вакцинация темплары турында хәбәр итәргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына 15 августка кадәр коронавирустан вакцинация узуы һәм популяция иммунитетына ирешү турында хәбәр итәргә кушты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

"РФ субъектларының югары вазыйфаи затларына (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләренә) Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә халыкны вакцинацияләү буенча яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы чараларны гамәлгә ашыруны шәхси контрольгә алуны тәкъдим итәргә, шул исәптән: вакцинация мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүне; медицина оешмаларының (вакцинация пунктларының) таләп ителә торган күләмендә вакциналар белән тәэмин итүне; халыкны Россия Федерациясе субъекты территориясендә әлеге инфекциягә популяция иммунитетын формалаштыру өчен кирәкле күләмдә вакцинация белән тәэмин итүне; РФ субъектларында вакцинациягә кагылышлы вәзгыятьне тәүлек саен мониторинглауны оештыру һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына мәгълүматлар тапшыру", - диелә күрсәтмәләр исемлегендә.

Тиешле доклад 2021 елның 15 августына кадәр тәкъдим ителергә тиеш, аннары - аена бер тапкыр. Төбәк хакимиятләре йөкләмәләрне үтәү өчен җаваплы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading