16+

Путин “төнлә нәрсә йокларга бирми?” дигән сорауга җавап бирде

Путин Россия тарихында демографик хәл начар булган елларны атады.

Путин Россия тарихында демографик хәл начар булган елларны атады.

Якындагы ун елда Россия өчен төп проблема – демографик хәлнең начар булуы. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия зовет!» инвестиция форумында чыгыш ясаганда әйтте. “Әле генә сорау биргән Катардагы хезмәттәшебез, төнлә нәрсә йоклатмый, дип сорады... Безнең эчке проблемалар бар, һәм ул беренче чиратта демография проблемасы белән бәйле”, – диде ул. Путин Россия тарихында демографик хәл начар булган елларны атады. Беренчесе – Бөек Ватан сугышы чорында, икенчесе – Советлар Союзы таркалгач. 99 нчы елда туучылар саны бик аз булды – 1 200 000, диде Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading