16+

Путин яңа торакка күчерү турында ни уйлый?

Алга таба 2021 елның 1 январенә аварияле хәлдәге торак дип табылганнардан яңа торакка күчерү башланачак.

Алга таба 2021 елның 1 январенә аварияле хәлдәге торак дип табылганнардан яңа торакка күчерү башланачак.

Россия президенты Владимир Путин халыкны аварияле хәлдә дип табылган торактан яңасына күчерү буенча яңа программаны гамәлгә куярга дип саный. Аның фикеренчә, бүгенге көндә төбәкләрдә 2017 ел башына аварияле хәлдә дип табылган торактан күчерү процессы бара. Узган ел ил бюджетыннан бу максатларда 50 миллиарда сум акча бүлеп бирелгән. Тугыз төбәктә эшләр вакытыннан алда башкарылып килә. Президент әлеге эш белән актив шөгыльләнүче төбәкләргә ярдәм итеп кенә калмыйча, ил буенча яңа программа гамәлгә куярга кирәк дип саный. Алга таба 2021 елның 1 январенә аварияле хәлдәге торак дип табылганнардан яңа торакка күчерү башланачак. Моның өчен бюджеттан тагын акча бүлеп биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading