16+

Путинның Казанга визиты программасы билгеле булды

Кремльдә Россия Президенты Владимир Путинның Казанга визиты программасы турында сөйләштеләр, дип яза Кремль матбугат хезмәте.

Кремльдә Россия Президенты Владимир Путинның Казанга визиты программасы турында сөйләштеләр, дип яза Кремль матбугат хезмәте.

Ил башлыгы Казанга 25 гыйнварда килә. Казанда аны бай эчтәлекле программа көтә. Аерым алганда, Путин, дини белем бирү системасын формалаштыру һәм үз дини мәктәбебезне үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, мөселман дини оешмалар вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шулай ук Президент Горбунов исемендәге Казан авиация заводында да булачак, ул анда яңартылган Ту-160М стратегик бомбардировщигының һавага күтәрелүен күзәтәчәк.

Соңрак Путин «Вместе вперед!» студентлар клубы бөтенроссия форумында катнашыр дип көтелә. Анда илнең 38 төбәгеннән 5 меңнән артык студент чакырылган. Президент Казан федераль университетында да булырга җыена, анда аңа инновацияле медицина укыту үзәкләрен күрсәтәчәкләр, ул анда телекүпер аша илнең әйдәп баручы уку йортлары белән сөйләшәчәк. Чарада сүз чыгарылыш студентларын эшкә урнаштыру һәм башка мәсьәләләр турында барачак. Ил башлыгының визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading