16+

Путинның хезмәт хакы арткан

Барлык министрлыкла, Росгвардия, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Тышкы разведка хезмәте башлыкларының хезмәт хаклары индексацияләнгән.

Барлык министрлыкла, Росгвардия, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Тышкы разведка хезмәте башлыкларының хезмәт хаклары индексацияләнгән.

1 октябрьдән Россия Президентының хезмәт хакы арткан

Россия Президенты Владимир Путин президент һәм ил хөкүмәте рәисенә түләнә торган хезмәт хакын 4,3 процентка арттыру турындагы указны имзалады. Документта билгеләнгәнчә, акчаларны 2019 елның 1 октябреннән арттырганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай ук барлык министрлыклар, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Росгвардия, Тышкы разведка хезмәте, Федераль сак хезмәте, Дәүләт фельдъегерлык хезмәте, Генераль прокуратура һәм Россия Тикшерү комитеты башлыклары өчен түләүләр күләме шул зурлыкка индексацияләнгән.

Вице-премьерларның, Россия Иминлек советы секретаренең, Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең һәм Россия халыкара оешмалар каршындагы дипломатик вәкиллекләрдә һәм вәкиллекләрдә дәүләт вазифаларында булган затларның хезмәт хаклары да шундый ук дәрәҗәдә арткан.

Элегрәк дәүләт башлыгы 1 октябрьдән федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы дипломатик хезмәткәрләренә окладны 4,3 процентка арттырган иде.

Соңгы тапкыр дәүләт башлыгы һәм премьер-министрның хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнварыннан арткан, ул чакта индексация күләме 4 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта 2015 елның 1 мартыннан 2018 ел азагына кадәр президентка, премьерга һәм башка күп кенә югары дәрәҗәле түрәләргә квартал саен премияләр, башка указ нигезендә, 10 процентка киметелеп түләнгән.

Тулырак: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading