16+

"Пычрак" машиналар өчен чикләүләр кертелде

Бүгеннән юлда йөрү кагыйдәләренең яңа редакциясе үз көченә керде.

"Пычрак" машиналар өчен чикләүләр кертелде

Бүгеннән юлда йөрү кагыйдәләренең яңа редакциясе үз көченә керде.

Аерым зоналарда тирә-юньне пычратучы машиналарга керүне тыючы билгеләр куелачак. Әлеге чикләүләр “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” двигательле үзебездә эшләнгән дистәләрчә миллионлаган автомобильгә кагылырга мөмкин, тәртип бозучылар 500 сум штраф түләячәк. Әмма бу әлегә сүздә генә, билгеләр ГОСТка кертелмәгән. Шуңа күрә шәһәр хакимиятләре бу билгеләрне әлегә куллана алмый.
Автомобиль документларында экологик класс 2010-2011 еллардан бирле куела. ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә яше 10-15 ел булган 7,7 миллион һәм 15 яшьтән өлкәнрәк 14, 5 миллион машина бар. 2022 елда документларда экологик классы күрсәтелмәгән автомобильләр өчен дә билгеләр турында үзгәрешләр үз көченә керәчәк.

фото: sb.by

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading