16+

Һәр мәктәптә видеокүзәтү булачак

Татарстан мәгариф оешмаларының ІТ-инфраструктурасын формалаштыру буенча федераль проектка керде. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча республиканың барлык мәктәпләре Wi-Fi һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылачак.

Татарстан мәгариф оешмаларының ІТ-инфраструктурасын формалаштыру буенча федераль проектка керде. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча республиканың барлык мәктәпләре Wi-Fi һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылачак.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
– Татарстан күп еллар дәвамында Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр кертү буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора. 2022 нче цифрлаштыру елы искәрмә түгел, – диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә «Минем мәктәп» мәгълүмати системасы сынала, ул бөтен Россия буенча сыйфатлы цифрлы белем бирү контентына һәм цифрлы белем бирү сервисларына тигез дәрәҗәдә керүне тәэмин итәргә тиеш.

– Без «Минем мәктәп» системасын кулланышка кертү барышында аны “Татарстан Республикасының Электрон мәгариф порталы” белән бергә берләштерү дә күз алдында тотабыз, – дип ассызыклады ул.

Министр быел мәктәп укытучылары өчен 12 мең ноутбук сатып алынган, дип өстәде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бу карар өчен рәхмәт белдерде һәм проектны дәвам итү мөмкинлеген карауны сорады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading