16+

Һәр участокка 50 күзәтүче куелачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 8 сентябрьдә депутатлар сайлау була.

Һәр участокка 50 күзәтүче куелачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 8 сентябрьдә депутатлар сайлау була.

“За чистые выборы” корпусыны сайлау участокларына җибәреләчәк күзәтүчеләр әзерли башлады.

- Республика Иҗтимагый палатасы тарафыннан 2811 сайлау участогына күзәтүчеләр билгеләнә. Алар-җәмәгать оешмалары вәкилләре, бер партиядә дә әгъза булып тормыйлар. Бу исә, сайлау барышында кайсы да булса, бер кандидатка яки партиягә өстенлек бирмичә, фәкать, тавыш бирү төгәлләген саклап эшләргә ярдәм итәчәк, - диде “За чистые выборы” корпусының Татарстан төбәк координаторы Павел Соломонов.

Сайлау участокларында партияләрдән, кандидатлардан һәм җәмәгать оешмаларыннан 25 күзәтүче булыр, дип уйланыла. Кайбер сайлау участокларында күзәтүчеләр саны 50 гә җитүе дә ихтимал.

“За чистые выборы” корпусы “Московский мәдәният-спорт үзәгендә күзәтүчеләр өчен беренче лекция үткәрелде. Аңа җәмәгать оешмаларыннан 200 кеше килде. Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Какохо булачак күзтүчеләргә сайлау кагыйдәләре турында сөйләде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading