16+

«Рабыня Изаура» фильмына 30 ел булган: анда төшкән актерлар белән нәрсә булып беткән?

"Рабыня Изаура" сериалын совет телевидениесендә 1988 елның 16 октябрендә күрсәтә башласалар да, фильм Бразилиянең үзендә 1977 елларда күрсәтелгән.

«Рабыня Изаура» фильмына 30 ел булган: анда төшкән актерлар белән нәрсә булып беткән?

"Рабыня Изаура" сериалын совет телевидениесендә 1988 елның 16 октябрендә күрсәтә башласалар да, фильм Бразилиянең үзендә 1977 елларда күрсәтелгән.

Изаура ролен уйнаган Мария Луселия дус Сантуска ул вакытта 18 генә яшь булган. Ул рус телен дә яхшы белгән. Мариянең буе 155 см гына булганга, ул 12 см үкчәле туфлиләр киеп уйнаган. Күкрәкләре беленеп торсын өчен, билен бик нык кысып бәйләгәннәр.  Сериалдан соң аңа кинода төшәргә бик күп тәкъдимнәр булган. Әмма ул актриса булып артык күп эшләмәгән, 90 нчы елларда иҗади кризис кичергән. Соңрак режиссер булган, берничә документаль фильм төшергән. Мария ике тапкыр кияүдә булган, беренче иреннән туган ул шулай ук актер булып киткән.   

Плантатор Леонсио Алмейда ролен уйнаган Рубенс ди Фалко да Костага, сериалга төшкәндә, 46 яшь булган. Рубенс 2008 елда 76 яшендә йөрәге туктаудан үлгән. Актерның гаиләсе булмаган.

Изаураның беренче мәхәббәте Тобиасны Роберто Пирильо уйнаган.


Сериалны төшергәндә ул театр актеры буларак кына билгеле була.
Робертоның ике кызы, бер улы һәм оныклары бар.

Изаураның сөйгәне – миллионер Алваруны уйнаган Эдвин Луизига ул вакытта 30 яшь булган. Сериалдан соң аның башка бер генә роле дә юк. Хәзер актерга 70 яшь, ул да өйләнмәгән.

Плантаторның хатыны Малвина – Норма Блумга 76 яшь, аңарда ман чир булган, әмма ул аны җиңә алган.

Ашарга пешерүче Жануария – Зени Перейра 2002 елда 77 яшендә үлгән.

Фото: obaldela.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading