16+

Рамзан Кадыйров «тәртипсез» футболчыларны үз командасына алырга әзер

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу арада дөньяны шаулаткан Павел Мамаев белән Александр Кокориннны җирле «Ахмат» командасына алырга әзер булуын әйткән.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу арада дөньяны шаулаткан Павел Мамаев белән Александр Кокориннны җирле «Ахмат» командасына алырга әзер булуын әйткән.

Хәзерге вакытта «Краснодар»  футбол клубы ярымсакчысы белән «Зенит» уенчысы кулга алынган.

Кадыйров фикеренчә, Мамаев белән Кокорин спортка хас булмаган тәртипләре белән даныктылар, алар җәмгыятьтә үзләрен тиешенчә тотмадылар.

Тоткыннан чыкканнан соң беркем дә кочак җыеп каршы алмаячагын аңлаган Рамзан Кадыйров футболчыларны үз командаларына эшкә урнаштырырга әзер. Шулай итеп, ул үзенең җирле командасына да һәм карьералары белән хушлашырга мәҗбүр булу мөмкинлеге каршында калган футболчыларга да файда ясарга җыена.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading