16+

Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очраша

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Адав-Толымбай авылыннан мобилизацияләнгән Илһам Рәхимовның әнисе янында булды.

Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очраша

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Адав-Толымбай авылыннан мобилизацияләнгән Илһам Рәхимовның әнисе янында булды.

Район башлыгының мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашу кысаларында оештырылган чираттагы күрешү бу. Әлеге мәгълүматны ул үзенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге битендә хәбәр итте.

Илһам Рәхимов – Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең иң яше, киләсе атнада аңа 24 яшь тула. 

«Ул армиядән 19 яшендә кайтты, хәрби хезмәткә укырга да бик теләде. Тик эшкә урнашырга туры килде, ул Карлинский ит комбинатында эшләде. Анда да бик булыштылар, кирәк әйберләрне сатып алырга ярдәм иттеләр», - дип сөйләде әнисе Дилә Рәхимова.

Илһам - гаиләдә бердәнбер ир-ат, шуңа күрә кирәк булса волонтерлар хуҗалык эшләре белән ярдәм итәчәкләр, дип билгеләп үтте очрашуда Ранис Камартдинов. Моңа кадәр ул Буада Аксановлар гаиләсендә булган иде.

«Без һәр мобилизацияле кешенең гаиләсе белән танышырбыз, барысына да килербез. Безгә мобилизацияләнүчеләрнең гаилә көнкүреше, бүген аларга нәрсә кирәклеген белү өчен мондый очрашулар кирәк. Һәр гаиләгә социаль паспортлар төзибез», - дип сөйләде Ранис Камартдинов.

«Безнең районнан 136 ир- ат чакырылды. Мин һәм урынбасарларым гаиләләрдәге объектив вазгыятьне күрү өчен һәрбер гаилә белән очрашачакбыз», – диде ул.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading