16+

Ренат Тимерҗанов “Казан феномен”н ничек җиңүләре турында сөйләде

– Татарстан җитәкчелеге тарафыннан сәяси ихтыяр һәм хокук саклаучыларның һәрьяклы ярдәме 1990 елларда республикада җинаятьчелек белән бәйле вәзгыятьне үзгәртергә ярдәм итте, – дип сөйләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының элеккеге урынбасары, ТР буенча элеккеге баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов.

Аның сүзләренә караганда, “Казан феномены”ның нигезендә илдә һәм республикада 1980 һәм 1990 еллар чигендә барлыкка килгән социаль-икътисади проблемалар яткан була.
 Җинаятьчелеккә каршы көрәштә борылыш ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегияләренең берсендә кузгала. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан. “Минем докладым бара, мин элеккечә үк оператив криминоген хәлгә төркемнәр һәм аларның лидерлары йогынты ясый, дип сөйлим. Шунда ул катгый итеп: “Коллегиядә күпме йөрим, һәрвакыт нинди дә булса группировка, лидерлар йогынты ясый. Ә сез кайчан аларга йогынты ясый башлыйсыз?” – дип туктатканын искә ала Ренат Тимерҗанов. Минтимер Шәймиевнең җинаятьчелеккә каршы көрәшнең кирәкле инструментлары турындагы соравына җавап итеп, “сәяси ихтыяр” кирәк дип җавап бирә. Һәм ул безгә һәрвакыт ярдәм итте”, – дип сөйләде Тимерҗанов. Ул шулай ук  ТР Хөкүмәте ягыннан хокук саклаучыларга зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading