16+

Республика көне быел булырмы?

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе вәкиле журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында Республика Көнендә булачак чикләүләр турында сөйләде. 

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе вәкиле журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында Республика Көнендә булачак чикләүләр турында сөйләде. 

"30 августка кадәр безнең вакыт бар әле. Без бүген коронавирус белән чирләү буенча күрсәткечләрне анализлыйбыз һәм пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчү турындагы мәсьәләне карыйбыз, бәлкем, билгеле бер форматта массакүләм чаралар уздыру рөхсәт ителер. Һичшиксез профилактика чаралары  исәпкә алыначак. Ягъни бәйрәмгә килүчеләр саны буенча барыбер чикләүләр булачак ", - дип сөйләде санитар табиб Татьяна Авдонина.

Спикер билгеләп үткәнчә, чара үткәреләчәк мәйданга тән температурасы үлчәнгәннән соң гына керергә мөмкин булачак. Авдонина әйтүенчә, бәйрәм көненә берничә көн алдан, аның ничек үткәрелүен алар хәбәр итәчәкләр.

«Республика көне - безнең яраткан бәйрәмебез. Һәм һәр елны аны үткәрү өчен күпләп халык җыела. Шуңа күрә быел без пандемия сәбәпле, барлык иминлек сорауларын караячакбыз, профилактика чараларын да һичшиксез язачакбыз һәм контрольдә тотачакбыз ", - дип йомгаклады санитар табиб.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading