16+

Республика онкодиспансерында яңа көндезге стационар ачылды

Республика онкология диспансерында яңа көндезге стационар ачылды. Бүлектә яңа методика һәм хирургия техникалары кулланылачак.

Республика онкология диспансерында яңа көндезге стационар ачылды. Бүлектә яңа методика һәм хирургия техникалары кулланылачак.

Унике ятагы һәм өч операция өстәле булган дүртенче санлы әлеге бүлектә маммология һәм гинекология буенча катлаулы булмаган һәм озак вакыт таләп итмәгән операцияләр уздырыла, биредә шулай ук биопсия эшләтергә мөмкин. Бүлектә онкомаммолог, онкогинеколог, онколог-хирург, анестезиология бригадасы эшли.

Стационар мөдире Хәсән Гобәйдуллин сүзләренчә, бүлектә яңа методикалар һәм хирургия техникалары, шул исәптән фотодинамика терапиясе (ут дулкыннары белән дәвалау) кулланылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading