16+

Республикада коронавируска 24 мең тест үткәрелгән

Бүген Россиядә коронавирус йоктыручыларның саны 15 770кә җиткән, 1300 кеше сәламәтләнгән. Татарстанда авыручылар саны – 73, 17 кеше дәваланган.

Республикада коронавируска 24 мең тест үткәрелгән

Бүген Россиядә коронавирус йоктыручыларның саны 15 770кә җиткән, 1300 кеше сәламәтләнгән. Татарстанда авыручылар саны – 73, 17 кеше дәваланган.

 Республикада коронавируска 24 мең тест үткәрелгән. Авырулар өчен Казанда ике госпиталь – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм республика клиник хастаханәсе әзер. Бу турыда Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков хәбәр итте.

– Бүгенге көндә 955 кеше медицина күзәтүе астында. Болар барысы да авырулар белән контактта булган кешеләр. Инфекция тарала башлаганнан бирле 7 500 кешенең сәламәтлеген табиблар күзәтте, – диде ул эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading