16+

Республикада «УЕН ФЕСТ» фестивале 13 августта старт алачак

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» @uen.fest» традицион уеннарының II регионара фестиваленең зона этабы 13 августта Олы Кайбыч авылында «Дубрава» паркында узачак.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» @uen.fest» традицион уеннарының II регионара фестиваленең зона этабы 13 августта Олы Кайбыч авылында «Дубрава» паркында узачак.

Фестивальне ачу һәм катнашучы командаларның чыгышы 13:30 да мәйдан территориясендә узачак. Фестиваль «Кичке уен» халык күңел ачулары белән дәвам итәчәк. Программа матур прологтан башлана, аннары фестивальдә катнашучылар белән генә түгел, ә программаның кунаклары белән дә уеннар һәм биюләр узачак. Концерт программасында: “ZAKARIA” фольклор төркеме @ zakaria_folk Базарбай Бикчентаев @ bazarbai_bikchantaev Айдар Ракипов @ aidar_rakipov Вадим Фәтхинуров катнашачак. 

«Uen fest» чын мәгънәсендә якты һәм бай фестивале һәм «Кичке уен» бәйрәме фольклор коллективлар катнашында, биюләр, җырлар, мастер-класслар белән узачак, һәм әлбәттә, традицион халык уеннары һәм күңел ачулары белән үрелеп барачак. 
Фестиваль кунаклары өчен кыр кухнясы, аттракционнар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре булган лавкалар планлаштырыла! Килегез, күңелле булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading