16+

Республикакүләм ифтарда хәләл-маркет эшләячәк

Республикакүләм ифтарны оештыручылар кунаклар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләгән.

Республикакүләм ифтарны оештыручылар кунаклар өчен кызыклы мәдәни программа әзерләгән.

Ул 17.00дән алып 19.00-га кадәр барачак. Катнашучылар алдында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарылачак, танылган дин әһелләре рамазан аеның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазьләр сөйләячәк, бар республикабыздан җыелган дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Моннан тыш, “Казан Экспо”ның галерея өлешендә хәләл-маркет эшләячәк, “Modest Fashion Show” хатын-кыз мөселман киемнәре модасы күрсәтеләчәк.

Хәләл-маркетта Татарстанның 15 җитештерүчесе үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк: чәй, үзенчәлекле чәк-чәк, яулыклар, башмаклар, читекләр, кул эшләре әйберләре, ислемайлар, балалар өчен китаплар, Ураза бәйрәменә бүләкләр һәм башкаларны сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, ярминкәдә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты үзенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк, ә республиканың 8 мәдрәсәсе дини гыйлем алу мөмкинлекләре белән таныштырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading