16+

Республикакүләм ифтарга волонтерлар чакырыла

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Алар массакүләм ифтарга әзерлек эшенә 2-3 көн алдан керешәчәк, җимешләр юачак, өстәлләргә эскәтерләр җәячәк. 30 апрельдә, ягъни ифтар узган көнне “Казан Экспо”да иртәнге 9.00дан төнге 23.00га кадәр түләүсез хезмәт куячак. Ихтыярчылар өстәлгә ризык һәм суларны тезү, ифтарга килүчеләргә су өләшү, стюардлар сыйфатында аэроэкспресстан кунакларны каршы алу, аларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмам булгач өстәлләрне җыю өчен җаваплы булачак.

Республикакүләм ифтарда волонтер булып катнашу өчен https://t.me/muslimmol адресы буенча телеграм-каналда теркәлергә яки +7(843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading