16+

Резервтагыларга повесткалар дәүләт хезмәтләре аша җибәрелмәячәк

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган резервтагылар повесткаларны дәүләт хезмәтләре аша алмаячак. Социаль челтәрләрдәге бу хактагы күпсанлы язмаларга җавап итеп Россия Федерациясе циффрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы үз сүзен әйтте. 

"Социаль челтәрләрдә өлешчә мобилизация кысаларында электрон повесткалар дәүләт хезмәтләре аша җибәреләчәк дигән язмаларга бәйле рәвештә, мондый планнарның булмавын хәбәр итәбез", - дип ассызыкладылар ведомствода, чөнки моның өчен хокукый база юк. 

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында Указга кул куйган иде. Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган резервчылар гына чакырылырга тиеш — бу 300 мең кеше, ягъни гражданнарның 1%. Студентлар һәм солдатларга бу кагылмаячак. .
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading