16+

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга коронавирустан прививка ясаганнар

Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, аңа COVID-19дан прививка ясаганнар.

Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, аңа COVID-19дан прививка ясаганнар.

"Сәлам, миңа коронавиустан прививка ясадылар, ләкин саклану чараларын һәркемгә үтәргә кирәк!" - дип язган Хөснуллин социаль челтәрдәге микроблогында. 
Дөрес, вице-премьер вакцинациядән соң үз-үзен ничек хис итүе турында әлегә берни дә хәбәр итмәгән. 

Гамаль исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге Россия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) белән берлектә коронавируска каршы "Спутник V" дөньядагы беренче вакцина ясап чыгардылар. һәм ул әлеге исем астында 11 августта теркәлгән. Вакцина гомумкулланышка препаратны тикшерүнең өченче теркәү этабы старт алганнан соң бер ай узгач кына тапшырылырга  мөмкин.
NEWS.ru басмасы язганча, Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт "Спутник V" вакцинасы сынауларында катнашкан. Ул инъекциядән соң беренче өч көн эчендә тамак авыртуы һәм тәндә калтырану барлыкка килүе турында хәбәр иткән.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading