16+

Ришат Фазлыйәхмәтов Чүпрәле Сабан туенда көтелмәгән хәлгә юлыккан

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән Чүпрәле Сабан туенда көтелмәгән, шул ук вакытта кызык хәл булган.

Ришат Фазлыйәхмәтов Чүпрәле Сабан туенда көтелмәгән хәлгә юлыккан

Танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән Чүпрәле Сабан туенда көтелмәгән, шул ук вакытта кызык хәл булган.

“Халык белән җырларга дип, сәхнәдән сикереп төшкән идем, шулчак чалбарның замогы ватылды. Башта сизмәдем. Мәш килеп җырлыйм бит, чалбар кайгысымени анда?! Берзаман чалбар төшә башлады. Әле тагын бер җыр җырлыйсы бар. Чалбарны әкрен генә күтәреп карыйм, барыбер төшә. Тукымасы да шуа торган. “Штан төшә әле монда”, - дип чалбарны күтәргән идем, халык тәгәрәп көлә башлады”, - дип сөйләде Ришат. 

Нишлисең инде, була торган хәл. Иң мөһиме – югалып калмаган, җырын ахыргача башкарып чыккан, афәрин, Ришат! 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading