16+

Ришвәтчене эләктерүдә булыш

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 24 апрельдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекне кабул итү һәм “Кайнар элемтә” чарасы үткәрә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 24 апрельдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекне кабул итү һәм “Кайнар элемтә” чарасы үткәрә.

Бу эш Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендә кабул иткән “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга исәпләнелгән корруупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын раслау турында”гы 512нче карарын үтәү максатында оештырыла.

Җәмәгатьчелекне республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Мәгариф һәм фән минстрлыгы каршындагы Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары кабул итә.

Адрес: Казан, Батурин урамы, 7а, кабинет 136.
“Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 567-81-69.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading