16+

Ркаил Зәйдулла: "Адәм баласы үләсен белсә дә, яшәргә тырыша. Бергә булсак, исән калырбыз"

4 апрель иртәсендә башкалабызда Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре республикабызның каләм ияләре һәм газета-журнал хезмәткәрләре белән очрашты.

4 апрель иртәсендә башкалабызда Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре республикабызның каләм ияләре һәм газета-журнал хезмәткәрләре белән очрашты.

Түгәрәк өстәлнең максаты - татар милләтен саклап калу юлларын бергәләп эзләү иде. Монда төп рольны матур әдәбият, милли матбугат уйнаганын яхшы аңлаган шагыйрьләр хезмәттәшлекне арттыру һәм киңәйтү хакында фикер алыштылар. Ут-күршеләребез делегациясен Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстан республикасы вәкиле композитор Алик Локманов җитәкли. Кадерле кунаклар арасында Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәррисова, Мөнир Вафин кебек өлкән һәм урта буын шагыйрьләр дә, Нурлан Ганиев төсле яшь буын вакилләре дә бар иде. "Татар булып яшәү кайда да җиңел түгел,"- диде аксакал Рим Идиятуллин. "Бетәбез, дип көтеп ятарга ярамый. Адәм баласы үләсен белсә дә, яшәргә тырыша. Бергә булсак, исән калырбыз,"- диде Ркаил Зәйдулла.

Кунаклар чит республикада Казанда нәшер ителүче газета-журналларның бик кыйммәт булуга зарлансалар да, укып барырга тырышабыз, сайтларыгызга керәбез, дип белдерделәр. Бигрәк тә "Шәһри Казан"ның сайтын ошатуларын әйттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading