16+

Һәркем катнаша ала

2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе узачак.

2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе узачак.

2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе узачак. Ел саен татарстанлылар да әлеге Акциядә актив катнаша. Диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта үткәрелә. «Зур этнографик диктант»ны оештыручылар -Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты.

VII Халыкара агарту акциясенең максаты – халыкларның илебездә яшәүче милләтләрнең тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү.

Агымдагы елда Татарстан Республикасының 39 муниципаль районында, шулай ук Казан шәһәрендә 192 мәйданчык эшен оештыру планлаштырыла. Уникаль мәйданчык 3 ноябрьдә 12.15 сәгатьтә "Татарстан Халыклары дуслыгы йорты" ДБББУ базасында оештырылачак. Шулай ук 3 ноябрьдә КФУның этнография музеенда 11.30 сәгатьтән офлайн мәйданчык эшләячәк.

Теләге булган һәркем 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн форматта рәсми сайтта катнаша ала (www.miretno.ru). 

Биремнәргә дөрес җаваплар 2022 елның 11 ноябренә кадәр Диктант сайтында бастырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading