16+

Рәмис Латыйпов "Татар-информ"га күчкән

"Татар-информ"дагы тагын бер яңалык: хәзер Рәмис Латыйпов әлеге агентлыкта эшли. Рәмисне киң җәмәгатьчелек "ТНВ" каналындагы "7 дней" тапшыруы аша белә. Аның сюжетлары һәрвакыт тозлы, борычлы һәм иронияле. Дөрес, татарча акценты булу сәбәплеме, Рәмиснең сюжетларында башка хәбәрченең тавышы ишетелә иде. Әмма, аңа да карамастан, Латыйповның "почеркын" сизеп була иде. "Татар-информ"ның яңа...

"Татар-информ"дагы тагын бер яңалык: хәзер Рәмис Латыйпов әлеге агентлыкта эшли.

Рәмисне киң җәмәгатьчелек "ТНВ" каналындагы "7 дней" тапшыруы аша белә. Аның сюжетлары һәрвакыт тозлы, борычлы һәм иронияле. Дөрес, татарча акценты булу сәбәплеме, Рәмиснең сюжетларында башка хәбәрченең тавышы ишетелә иде. Әмма, аңа да карамастан, Латыйповның "почеркын" сизеп була иде.

"Татар-информ"ның яңа хезмәткәре язма матбугатта да моңарчы еш күренде. Авыл хуҗалыгы турындагы аналитик мәкаләләре "Ирек мәйданы"нда, төртмәле "комментарлары" - "Азатлык"та, Илфак Шиһапов белән Казан буйлап сәяхәтләре "Шәһри Казан"да чыга иде.

"ТНВда, басма матбугатта алган тәҗрибәм "Татар-информ"да ярап куяр. - дигән Рәмис Латыйпов "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Агентлыкка Шамил Садыйковның җитәкче итеп куелуы минем өчен төп стимул булды".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading