16+

Роналду Казанга кайта

Конфедерацияләр кубогында "А" төркемендә ярымфиналга чыккан командалар билгеле булды: "Казан Арена" стадионында Мексика командасына оттырган (1:2) Россия җыелмасы кубок өчен көрәштән төшеп калды.

Конфедерацияләр кубогында "А" төркемендә ярымфиналга чыккан командалар билгеле булды: "Казан Арена" стадионында Мексика командасына оттырган (1:2) Россия җыелмасы кубок өчен көрәштән төшеп калды.

Төркемнең соңгы турында Россия-Мексика командалары матчы - 1:2, Португалия-Яңа Зеландия җыелмалары уены 4:0 исәбе белән төгәлләнде.

Шулай итеп, төркем этабын Португалия җыелмасы беренче урында төгәлләде. Мексика - икенче, Россия өченче баскычта.

Португалия һәм Мексика командаларының ярымфиналдагы пары бүген, "В" төркемендәге соңгы тур уеныннан соң билгеле булачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, Португалия командасы ярымфиналны 28 июньдә Казанда уздыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading