16+

 Роспотребнадзор маска кию режимын бозучылар турында: «Рәхәтлеккә чыктык, әмма ахыры аянычлы булырга мөмкин»

Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны килүен кире какмый. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны килүен кире какмый. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Ул искәртеп узганча, маска кию режимы Россиянең баш санитар табибы карарында беркетелгән.

«Бернинди үзгәрешләр дә юк, димәк, маска киеп йөрү режимы гамәлдән чыгарылмады һәм бу хакта игьлан булмады. Әмма күргәнегезчә җәмәгать урыннарында маска киеп йөрү таләбе хәзер үтәлми.  Рәхәтлеккә чыктык, әмма ахыры аянычлы булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, маска киеп йөрергә чакырабыз. Югыйсә, коронавирус белән чирләүчеләр санын киметеп булмаячак. Әгәр кемдер маска кияргә теләми икән, аңа уңайсыз икән – бу аның шәхси эше, ләкин ул калганнарга чир йоктырырга мөмкин. Без гражданнарның мәнфәгатьләрен яклыйбыз», - диде Авдонина.
Шундый вазгыять сакланса санитар табиб авыруның чираттагы дулкынына әзерләнергә кирәклеге турында искәртте.
«Маска кию режимын бозмаска чакырам, бигрәк тә җәмәгать урыннарында", - дип йомгаклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыру кеше урамда йорим алмый авыру таратып.

    Мөһим

    loading