16+

Роспотребнадзор: вакцинациядән соң антитәнчекләргә тест бирү мәгънәсезлек

Вакцинадан соң организмда антитәнчекләр булуга тикшерү үтүнең мәгънәсе юк. Препарат кирәкле сынауларны узган һәм үзенең нәтиҗәлелеген раслады, дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Вакцинадан соң организмда антитәнчекләр булуга тикшерү үтүнең мәгънәсе юк. Препарат кирәкле сынауларны узган һәм үзенең нәтиҗәлелеген раслады, дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Матбугат конференциясе барышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонковка, шәхси лабораторияләрдән тыш, антитәнчекләрне барлыгын белү өчен тест тапшырырга мөмкинме, дигән сорау бирелде. Жаворонков аңлатканча, мондый тикшерү хәзерге вакытта мәҗбүри медицина иминияте системасында беркетелмәгән.

"Вакцина әйләнешкә чыгу сәбәпле, вакцинациядән соң антитәнчекләргә тикшерү, гомумән, мәгънәсез. Вакцина барлык клиник сынау һәм тикшеренүләр узганлыктан һәм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаганнан соң, вакцинациядән соң үзеңдә антитәнчекләр булуын эзләргә кирәкми ", - дип билгеләде Патяшина.

"Прививка ясаткан 90% тан артык кеше коронавируска иммунитет ала һәм шуны истә тотарга кирәк, тулаем алганда кешелек популяциясендә вакцинация ясатканнан соң, антитәнчекләре эшләми торган 5% кеше бар. Һәм бу затларны яклау өчен безгә нәкъ менә 70% популяцион иммунитетны формалаштырырга кирәк, инфекция мондый интенсив форматта йөрүдән туктасын өчен", - диде республиканың баш санитар табибы.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading