16+

Россия Казанда үтәчәк БРИКС саммитына БМО генераль сәркатибен чакырган

Россия БМО генераль секретаре Антониу Гутерришны Казандагы БРИКС саммитына чакырды, дип белдерде тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Вершинин «Россия бүген»матбугат үзәгендә.

Россия БМО генераль секретаре Антониу Гутерришны Казандагы БРИКС саммитына чакырды, дип белдерде тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Вершинин «Россия бүген»матбугат үзәгендә.

"Анда бик күп илләр чакырылган, БМО  генераль секретаре да чакырылган, аны Казанда көтәләр", - диде ул.

БРИКС-2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Башта аңа Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы кергән, ә агымдагы ел башыннан оешмага Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны кушылган.

1 гыйнвардан Россия БРИКСта гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күп яклылыкны ныгыту девизы астында рәислек итә. Үзенең рәислеге кысаларында Россия 200 дән артык сәяси, икътисадый һәм иҗтимагый чара оештыра, аларның үзәгендә дәүләт башлыклары катнашындагы саммит булачак, ул Казанда 22-24 октябрьдә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading