16+

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шешләрне һөнәри авырулар исемлегенә кертергә тәкъдим итте

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һөнәри авырулар исемлеген киңәйтү инициативасы белән чыккан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һөнәри авырулар исемлеген киңәйтү инициативасы белән чыккан.

Тиешле карар хокукый актлар проектларының рәсми базасында басылып чыккан.

Хәзерге һөнәри авырулар исемлегендә "профессиональ" рак, башка илләрдән аермалы буларак, исәпкә алынмый. Ведомство фикеренчә, бу дөреслеккә туры килми, дип яза «Коммерсантъ».

Исемлеккә кертү өчен 43 фактор тәкъдим ителә, алар яман шеш китереп чыгарырга мөмкин: ультрафиолет һәм кояш нурланышы (күзләргә тискәре йогынты ясый), корым (тире һәм үпкә яман шешен китереп чыгара), мышьяк (үпкәдә, тиредә һәм сеңердә яңа шешләргә китерә), төтен чыгару һәм дизель ягулыгы (үпкәләргә тискәре йогынты ясый) һәм башкалар.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2022 елда Россиядә 3,5 мең кешедә 4,3 мең һөнәри авыру очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта Татарстанда узган елда онкология белән бәйле 117 меңнән артык кеше теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading