16+

Россиядә яңа ташламалы ипотека барлыкка килергә мөмкин

Депутат Аксаков: Россиядә ташламалы ипотеканың дүрт яңа программасы булдырылуы бар.

Депутат Аксаков: Россиядә ташламалы ипотеканың дүрт яңа программасы булдырылуы бар.

Россиядә яңа ташламалы ипотека программалары барлыкка килергә мөмкин. Әлегә алар барысы да башлангыч идеяләр стадиясендә. Әмма алар турында фикер алышу якындагы, көзге, Дәүләт Думасы сессиясендә башланырга мөмкин. Бу хакта финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр итә.

Яңа юнәлешләрнең берсе-яшь белгечләр өчен ташламалы ипотека.
- Бу 35 яшькә кадәрге яшьләр - айтишниклар һәм башка «цифровиклар», бәлки машина төзелеше эшчеләредер, бәлки укытучылардыр, - дип аңлаткан «Комсомольская Правда» басмасына Анатолий Аксаков. - Исемлек әле эшләнәчәк. Әмма сүз хәзер кадрлар кытлыгы кискен торган һәм яшь белгечләрне беркетү мөһим булган өлкәләр турында бара.

Тагын бер мөмкин юнәлеш - «төзелеш ипотекасы». Ул яңа фәнни шәһәр яки җитештерү кластеры барлыкка килгән очракта кулланылырга мөмкин. Алар янында хезмәткәрләр өчен торак кварталлар төзү дә соралачак. Чөнки биредә хезмәт куячак кешеләргә тиз арада тораклы булу өчен аерым ташламалы программа эшләнергә мөмкин.

Ташламалы ипотеканың тагын бер программасы, мөгаен, кешеләрне «депрессив» төбәкләргә җәлеп итү өчен булдырылыр.

- Бездә мондый территорияләр бик күп. Ерак Көнчыгыш һәм Арктика тирәсендә инде ташламалы ипотека программалары эшли. Анда эшләргә әзер булган кешеләргә ярдәм итүнең аерым төбәк чаралары түгел, ә нәкъ менә аңлаешлы гомумфедераль программа эшләнелүе бик мөһим, - ди Анатолий Аксаков.

Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында эшче куллар таләп ителгән урыннар күп. Авылларда һәм хәтта зур булмаган бистәләрдә дә нигездә пенсионерлар һәм дачниклар яши.

- Бу төбәкләрнең проблемалары да исәпкә алынырга мөмкин, - дип вәгъдә итә дума комитеты башлыгы.

Яңа программаларның конкрет шартлары һәм алар буенча ставкалар әлегә билгеле түгел. Әмма, бүгенге көндә күздә тотылганча, сүз элеккечә яңа төзелә торган йортларда торак сатып алу турында барачак.

- Әмма хәзер сүз төзелеш секторына ярдәм итү турында бармый. Хәзер безгә кешеләрне билгеле бер өлкәләргә җәлеп итү һәм, барыннан да элек, яшьләрне төбәкләргә беркетү мөһим. Беләсезме, минем нинди хыялым бар? - дип уртаклаша Анатолий Аксаков. - Чебоксар янында фәнни шәһәр төзү өчен бик яхшы урын бар. Башкалардан тыш, анда искиткеч табигать. Фәнни эшчәнлек алып бару гына түгел, ә яшьләргә ташламалы шартларда торак сатып алу мөмкинлеге булдыру кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading